Югары Ослан интернат-йортында «Аш-су мәктәбе»

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында  «Аш-су мәктәбе» ндә чираттагы дәрес узды. Технология өлкән яшьтәге кешеләргә үз тормышларын уңай позициядән чыгып карарга, бәяләп бетерергә һәм кабул итәргә мөмкинлек бирә. Позитив дөньяга караш формалаштыра һәм бүгенге көндә аның тормышын баету өчен кеше туклануы турында белемнәрне ничек кулланырга мөмкин булуын күрсәтә. «Аш-су мәктәбе»ндә катнашучылар моның белән электрприборлары,кисү предметлары белән эш итү куркынычсызлыгы техникасы һәм өстәлне сервировкалау кагыйдәләре  белән таныша. Аннан соң гына ризык әзерләү чираты җитә. Бүгенге дәрес өстәлне сервировкалау кагыйдәләренә багышланган иде. Дәресне пешекче Абдуллина Гүзәл һәм хезмәт буенча инструктор Соловьева Елена үткәрде. Алар иртәнге, төшке, кичке ашка өстәлне ничек дөрес итеп сервировкаларга, төрле ризыклар тапшырганда нинди савыт-сабакулланырга, ашханә приборларын ничек дөрес итеп һәм нинди тәртиптә урнаштырырга һәм аларны ничек дөрес итеп файдаланырга кирәклеген күрсәттеләр һәм өстәл артында этикет кагыйдәләрен искә төшерделәр. Дәрес Чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International