Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатында “Татарстан –бай ил” дип исемләнгән конкурслы уен ялы

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе
2020 елның 12нче февралендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатында тәрбияче Тимергалиева А.Н. “Татарстан –бай ил” дип исемләнгән конкурслы уен ялы оештырды. Максат: -туган якка, аның табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш, үз халкың өчен хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү; -туган якның табигый байлыклары белән таныштыру; - игътибарны, күзәтүчәнлекне, логик һәм иҗади фикерләүне үстерү; -яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләрдә яхшы мөгаләмә һәм әдәплелек тәрбияләү. Ял вакытында балалар тәрбияче белән бергә туган ил турында әңгәмә кордылар. Торле уеннар уйнадылар. Уен аша алар Татарстан Республикасы символикасы, шулай ук безнең якның табигый байлыклары белән таныштылар, Татарстан турында җырлар һәм шигырьләр тыңладылар. Балалар, аеруча зур кызыксыну белән ,«Татарстан-бай ил»дигән презентация карадылар. Конкурслы уен барышында, һәммәсе бик тырышып рәсемнәр ясадылар, туган як белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Уен ахырында балалар төсле кәгазьдән Татарстан әләмен ябыштырдылар. Бу эшне барысы да бик тырышып башкардылар. Һәркем яхшы һәм актив катнашканы өчен медаль белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International