Саба районының «Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясендә экскурсиядә булдылар

2020 елның 14 феврале, җомга

12 февраль көнне "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр өчен "Саба дулкыннары"телерадиокомпаниясенә һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырылды. Балалар җирле телекомпаниянең ничек эшләвен үз күзләре белән күрә һәм аның хезмәткәрләре белән аралаша алдылар. Телерадиокомпаниянең белгечләре һәм баш директоры Мөбәрәкова Әлфия Галимҗан кызы балаларга тапшырулар, хезмәткәрләр чыгара торган тематик программалар, язу һәм монтаж өчен кулланыла торган җиһазлар турында сөйләде. Яңалыклар күрсәтелә торган зур студия балаларда аеруча зур кызыксыну уятты.

Телерадиокомпаниягә бару балаларның берсен дә битараф калдырмады,чөнки алар алдында телевидение дөньясы ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International