Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Спорт ярышлары» дигән спорт-уен программасы үткәрде.
Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә, Хәтер һәм Дан елы кысаларында, тәрбияче Гүзәлия Вәлиева Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "солдат боткасы" дигән чара үткәрде.
Изге Вәли Көне-ул дуслык һәм мәхәббәт Көне. Бу бәйрәмне бөтен дөнья буенча күп кешеләр билгеләп үтә, Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты да билгеләп үтте.
Балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны кисәтү буенча «Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Гөлнара Гизатуллина закон белән каршылыклары булган 20 яшүсмер һәм куркыныч төркеменә кергән балалар өчен хоккей матчын карауны оештырды.
2020 нче елның 13 нче февралендә Баулы шәһәренең «Березка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү буенча коммерцияле булмаган оешма(АНОСЛОВ) рәисе Ильясов Марат Мөдәрис улы белән очрашу оештырылды. Заезд саен ул социаль хезмәт алучыларга үз тарихы белән мотивация ясый.
Максаты: социаль хезмәт алучыларда сәламәтләнүгә мотивация формалаштыру.
«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Хезмәт тәрбияләнүчеләрнең акыл үсешенә аерым йогынты ясый. Ул зирәклек, күзәтүчәнлек, игътибар таләп итә һәм хәтерне тәртипкә сала.
Безнең тәрбияләнүчеләр урамда узган «кышкы күңелле стартлар» спорт чарасында катнаштылар.
2020 елның 13 февралендә Алексеевск «Кайгырту» приютында тәрбияче Масловой Н.В. «Үз-үзеңне тоту культурасы»темасына дискуссия оештырды.
Чараның максаты: «башка кешеләр хәленә керә белү», аларның хисләрен, үз-үзеңне тоту мотивларын яхшырак аңларга; төрле тормыш ситуацияләрендә үз-үзеңне тотышыңны фаразларга һәм төзәтергә өйрәнү; ситуатив мисаллар аша үз-үзеңә читтән карау мөмкинлеге бирү; үз-үзеңдә уңай һәм тискәре сыйфатларны ачыклау; укучыларның билгеле бер сыйфатларны анализлый белү сәләтен активлаштыру.
Дәрескә мәктәп яшендәге 14 кеше җәлеп ителде.
Бөгелмәнең «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә «Преодоление» клубы эше кысаларында психолог Ольга Колганова «Коллектив миннән башлана»дигән чара үткәргән.
Бүген Бөгелмәнең «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды.