Мобиль бригада» технологиясен тормышка ашыру

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

        Агымдагы елның 11 февралендә «Мобиль бригада» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре Нөнәгәр авылында яшәүче ялгыз пенсионер Наил  Камалиевның торак йортын җыештыру буенча эш оештырдылар.

       «Авыру сәбәпле, Мин өйдә мөстәкыйль рәвештә җыештыра алмыйм. Нөнәгәр зонасының социаль хезмәткәрләре миңа көтелмәгән җирдән ярдәм күрсәттеләр. Алар минем йортны тиз һәм сыйфатлы итеп тәртипкә китерү генә түгел, күңел җылысын, яхшы кәеф бүләк иттеләр. «Наз» үзәге хезмәткәрләре ярдәме белән мин үземә – гади өлкән кешегә игътибар тойдым.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International