“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Коронавирус- йогышлы авыру» дигән темага әңгәмә

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  шәфкать туташы Екатерина Мунина «Коронавирус-йогышлы авыру» дигән темага әңгәмә үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларга коронавирус инфекциясе һәм шәхси куркынычсызлык чаралары турында мәгълүмат бирү.

Коронавирус инфекциясе ул - организмны интоксикацияләүче, сулыш юлларын зарарландыручы кискен вируслы авыру. Коронавирус йогышына шик ОРВИ, пневмония эпидемиологик анамнез белән ярашып туа, соңгы 14 көн эчендә авыру буенча имин булмаган илләргә чыкмаска, COVID-19 инфекция диагнозы расланган затлар белән тыгыз элемтәләр кермәскә кирәк.

Белгеч грипп авыруының һәм яна короновирус йогышының аермасын санап узды, специфик булмаган профилактика чараларын: кулларның чисталыгын сакларга, даими рәвештә дезинфекцияләргә, медицина битлеген киеп йөрергә, бүлмәләрне җилләтергә, кеше күп була торган урыннарга йөрмәскә тәкъдим итте. Авыруның симптомнары булган очракта кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә һәм табиб күрсәтмәләрен үтәргә кирәклеген дә кисәтте. Вакытында дәвалау авыруны җиңеләйтергә ярдәм итә.

Әңгәмә ахырында белгеч тынлаучыларны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирде һәм барысына да «Грипп, коронавирус йогышын профилактикалау»,«Нәрсә ул Короновирус?» дигән темага белешмәлекләр таратты. Социаль хезмәт алучылар алынган мәгълүматның актуальлеген һәм мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Чарада 14 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International