«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Бала һәм юл” темасына презентация дәресе узды

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елның  13 февралендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Бала һәм юл” темасына презентациядәресе узды.

Әлеге дәреснең максаты балаларның урамда, юлда үз – үзеңнеитоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту.

Дәрес башында балалар “Юлда куркынычсызлык” дигән презентация карадылар, анда юлларда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен кабатладылар.

Соңыннан юлда үз –үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде. Кышкы чорда юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

Чарада 14 бала катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International