Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә, Хәтер һәм Дан елы кысаларында, тәрбияче Гүзәлия Вәлиева Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "солдат боткасы" дигән чара үткәрде.
Тәрбияче башта балаларга сугыш турында презентация күрсәтте, шул вакыттагы авырлыклар турында сөйләде. Аннан соң балалар үзенчәлекле спорт уенында катнаштылар, ике командага бүленеп, төрле биремнәр үтәделәр: «мина кыры аша узу», «хатларны тапшыру” «каршылыклар аша үтү», «беренче ярдәм күрсәтү». Чара ахырында белгеч тәрбияләнүчеләргә Бөек Ватан сугышы вакытында, төшке ашны әзерләгәндә, ботка турында да онытмаганнар, дип сөйләде. Аны солдатлар өчен әзерләгәннәр, шуңа да "солдат боткасы"дип атаганнар. Ботканы зур казан асып учак өстендә күп итеп пешергәннәр, яки кыр кухнясы ярдәмендә әзерләгәннәр. Ботка пешерүне үз эшенең остасына ышанып тапшырганнар. Ботка кул астында булган иң гади ярмалардан пешерелгән, ул бик тәмле һәм туклыклы килеп чыга торган булган. Сугышлар тынып торган арада солдатлар ботканы бик яратып ашаганнар. Чара ахырында балалар учак өстендә “солдат ботка” сы әзерләү процессын күзәттеләр.
Чараның максаты: балаларда патриотлык хисен, үз Ватаныңны ярату хисен, сугыш вакытында совет солдатларының күрсәткән батырлыклары белән горурлану хисләрен үстерү.