Сәламәт буын

2020 елның 14 феврале, җомга

 «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Хезмәт тәрбияләнүчеләрнең акыл үсешенә аерым йогынты ясый. Ул зирәклек, күзәтүчәнлек, игътибар таләп итә һәм хәтерне тәртипкә сала.

 Атна саен приютта волонтер, Байсыр Ганиев, «Сәламәт буын» яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе җитәкчелегендә мастер-класслар үткәрелә. Биредә һәр тәрбияләнүче остазның сизгер җитәкчелеге астында инструментлар белән эшләргә өйрәнә. Тәрбияләнүчеләр куллары белән брелкалар, кошлар өчен җимлекләр, уен кораллары өчен шкаф, бетон кулланып агач нигездәге яктырткычлар кебек эшләр башкарылды.

 Хезмәт процессында безнең тәрбияләнүчеләр хезмәт күнекмәләрен һәм осталыкларын ала, аларга ярдәм итәләр, мөстәкыйль булалар. Мондый чаралар балаларга шәхес буларак бәяләп бетергесез тәҗрибә һәм белем алырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International