2020 елның 13 февралендә Алексеевск «Кайгырту» приютында тәрбияче Масловой Н.В. «Үз-үзеңне тоту культурасы»темасына дискуссия оештырды.
Чараның максаты: «башка кешеләр хәленә керә белү», аларның хисләрен, үз-үзеңне тоту мотивларын яхшырак аңларга; төрле тормыш ситуацияләрендә үз-үзеңне тотышыңны фаразларга һәм төзәтергә өйрәнү; ситуатив мисаллар аша үз-үзеңә читтән карау мөмкинлеге бирү; үз-үзеңдә уңай һәм тискәре сыйфатларны ачыклау; укучыларның билгеле бер сыйфатларны анализлый белү сәләтен активлаштыру.
Дәрескә мәктәп яшендәге 14 кеше җәлеп ителде. Чара аралашу культурасы, сөйләм культурасы һәм тышкы кыяфәт культурасыннан торган үз-үзеңне тоту турында фикер алышу һәм дискуссия формасында оештырылды. Шулай ук төркемнәрдә: ял итү эшчәнлеге турында хикәяләр, фикер алышу өчен текстлар, тышкы кыяфәт тасвирламасы һәм әдәпле сүзләр сүзлеген төзү эше алып барылды.
Тәрбияләнүчеләр приютта, мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту өчен шундый ук темалар белән мондый чаралар оештырырга теләк белдерделәр.