«Хыял» социаль приютында Изге Вәли Көне бәйрәме

2020 елның 14 феврале, җомга

Изге Вәли Көне-ул дуслык һәм мәхәббәт Көне. Бу бәйрәмне бөтен дөнья буенча күп кешеләр билгеләп үтә, Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты да билгеләп үтте. Тәрбияләнүчеләр бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, бәйрәмнең традицияләре белән таныштылар. Уеннарда һәм иҗади конкурсларда катнаштылар. Конкурсларда катнашу өчен балалар әдәби геройларның исемнәрен сайлап, парларга бүленделәр. Мастер һәм Маргарита, Ромео һәм Джульетта, Отелло һәм Дездемона, Руслан һәм Людмила, Андрей Болконский һәм Наташа Ростова кебек парлар бар иде. Чара ахырында, традиция буенча, «Мәхәббәт Почтасы» ящикы ачылды. Һәр бала котлау открыткалары һәм валентинкалар алды. Мондый чараны уздыру балаларга дуслашырга, балалар коллективының микроклиматына төрлелек һәм җанлану кертергә ярдәм итә, тәрбияләнүчеләргә үзләренең шәхси сыйфатларын, сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә, аларда әхлакый кыйммәтләр, игелек, ышаныч, өмет һәм мәхәббәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International