Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Спорт ярышлары» дигән спорт-уен программасы үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның физик культура, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксынуларын, хәрәкәт активлыгын арттыру һәм сәламәтлекне ныгыту иде.
Командалар уен формасында ярыштылар. Спорт программасы катнашучылардан тизлек, җитезлек кенә түгел, ә зирәклек тә таләп итте. Чара «Сазлык аша чыгу», «Текә вираж», «Тунел», «Без булдырабыз», «Тупны алыштыр», «Туп белән түгәрәк эстафета», « Әйләнеш» станцияләрен үз эченә алды.
Уен программасы нәтиҗәләре буенча «Баһадирлар» командасы иң күп очко җыйды.
Биредә азарт һәм көндәшлек, җиңүчеләр һәм оттыручылар ды булды, ләкин теләсә кайсы очракта барлык катнашучыларны да команда рухы, бер-берсенә булышу һәм гадел уен принципларын мәҗбүри үтәү хисләре берләштерде.
Чарада 10 кеше катнашты.