ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2020 ел
җомга

  7 февраль 2020 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр  Актанышта урнашкан “ Гәмбәрия” мәчетендә булачак.

“Якшәмбе көнне ветеран белән» проекты кысаларында “Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге” учреждениесенең  гаилә белән эшләү буенча белгечләре балалар белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшинның өенә бардылар.

«Радуга» Бөгелмә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә психолог Римма Сәйфиева «Преодоление» клубында катнашучылар өчен «Туган тел - син безнең горурлыгыбыз» дигән чара үткәрде.

  2020 нче елның 19 нчы февралендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Фархутдинова Алия һәм социаль педагог  Шакирова Римма Әфган сугышы турында чара уздырды.  2020 нче елның 19 нчы февралендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Фархутдинова Алия һәм социаль педагог  Шакирова Римма Әфган сугышы турында чара уздырды.


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

   20 февраль көнне тәрбиячеләр,  интернатта тәрбияләнүче балалар белән берлектә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт ярышлары үткәрде. Уенда 16 бала катнашты.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире «Социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрне ачыклау һәм алар белән ведомствоара  эш оештыру»   семинар - практикумында катнашты. Чыгыш барышында социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр белән эшләү процессында кыенлыклар тудырган сорауларга җавап бирде.

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тула. Безнең халык бөтен кешелек тарихында эз калдырырлык зур җиңү яулады.

Түбән Каманың "Веста" үзәгендә социаль педагог ӘлфияХ өснетдинова "Әни+ бәби" клубы кысаларында 13 бала һәм аларның ата-аналары арасында "кыргый хайваннар" дигән темага дәрес үткәрде.

2020 нче елның егерменче февралендә «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Гөлия Мифтахова үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә Россия студентлары көненә багышланган «Минем һөнәрем-минем киләчәк» дип исемләнгән чара оештырдылар. Әлеге чараның максаты-балигъ булмаганнарга һөнәри үзбилгеләнештә ярдәм итү, эшче һөнәрләрне популярлаштыру иде. Чара барышында балаларга һөнәрләр турында китаплар, газета-журналлардан мәкаләләр, шулай ук булачак һөнәрләрен сайлаган укучыларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән уку әсбаплары тәкъдим ителде. Шулай ук балалар яңа һөнәрләр турында белделәр, хезмәт турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, үз әти-әниләренең һөнәрләре турында сөйләделәр. Һөнәрне дөрес сайлау-тормышта уңыш нигезе. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International