20 февраль көнне тәрбиячеләр, интернатта тәрбияләнүче балалар белән берлектә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт ярышлары үткәрде. Уенда 16 бала катнашты.
Уеннын максаты: тәрбияләнүчеләрдә патриотизм хисе формалаштыру.
Безнең интернатта ел саен Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт бәйрәме үткәрү матур традициягә әверелде. Иң мөһиме – күтәренке кәеф һәм бәйрәм хисен формалаштыру. Бәйрәмгә әзерлек балаларда кызыксыну уята, аның нигезендә аларның әхлакый сыйфатлары формалаша.
Әлеге чарага куелган бурычлар:
– балаларның Россия армиясе турында күзаллауларын киңәйтү;
– патриотик хисләр, Россия сугышчысына хөрмәт тәрбияләү;
– хәрәкәтләрне координацияләүне камилләштерү, балаларда җитезлек һәм өлгерлек хисен арттыру.
Малайлар Ватанны саклаучыларның батырлыгы турында шигырьләр сөйләделәр. Малайлар «саперлар», «дошман самолет», «снайперлар» эстафеталарында бик теләп катнаштылар.
Балалар җиңү яулау өчен физик яктан көчле булу гына аз икәнлеген аңладылар. Шул ук вакытта максатчанлыкка, ихтыяр көченә ия булырга, җитез һәм тапкырлык булырга кирәклеген аңладылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде. Командалар спорт грамоталары һәм татлы күчтәнәчләр белән бүләкләнде.