Ветераннар белән очрашу "Мәрхәмәтле йөрәк" Чирмешән

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тула. Безнең халык бөтен кешелек тарихында эз калдырырлык зур җиңү яулады. Бу вакыйгаларда катнашкан һәр кешенең батырлыгы нәтиҗәсендә дөнья фашизмнан азат ителде, безнең ил ирекле булып калды. Шушы бәйрәм алдыннан «Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып хәлләрен белешәләр, хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International