"кыргый хайваннар". Түбән Каманың "Веста" үзәге

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

 

Түбән Каманың "Веста" үзәгендә социаль педагог ӘлфияХ өснетдинова "Әни+ бәби" клубы кысаларында 13 бала һәм аларның ата-аналары арасында "кыргый хайваннар" дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: кыргый хайваннар белән танышу, балаларның сүзлек запасын баету.

            Балалар аюкай чакыруы буенча тылсымлы паровозикка утырып урманга килделәр. Юлда кыргый урман кешеләре белән очраштылар, төрле хайваннарның тавыш чыгаруларын тыңладылар, аларның үз-үзләрен тотышлары белән таныштылар. Аларның койрыклары, аяклары, тешләре, йоннары барлыгын белделәр. “Кем нәрсә ашый?” дигән уен уйнадылар. Сулыш алу һәм артикуляция гимнастикасы үткәрделәр.

            Балалар үз куллары белән эшләнмәләр ясарга бик яраталар, шуны искә алып дәрес ахырында аларны иҗади бирем көтә иде - кечкенә аюкайны түбән йортка, ә зур Аюкайны биегрәк йортка күчерү; өйләрне буй-буй төсле кәгазьлар белән бизәү. Дәрес барышында әниләр үзләренең педагогик грамоталылыгын арттырдылар һәм материалны ныгыту өчен алган белемнәрен өйдә дә кулланырга вәгъдә иттеләр.

Дәрес бик җанлы үтте, балалар һәм ата-аналар күтәренке кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International