“Якшәмбе көнне ветеран белән» проекты кысаларында “Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге” учреждениесенең гаилә белән эшләү буенча белгечләре балалар белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшинның өенә бардылар.
Габдулла Мөхәммәтшин Чирмешән районының Лашман авылында туган, 1943 елда унҗиде яшьлек егет фронтка китә. Ул Брянск, Смоленск, Орел өлкәләрен азат итүдә катнаша. Белоруссиядә Витебск шәһәре өчен барган сугышта Габдулла абый авыр яралана һәм әсирлеккә эләгә. 1 ел 4 ай эчендә фашистлар концлагерының бөтен михнәтләрен кичерә. 1945 елның маенда совет гаскәрләре тоткыннарны азат итә. Г. Мөхәммәтшин армиядә тагын биш ел хезмәт итеп, туган авылына 1950 елда гына кайта.
Ветеран балаларга фронтта күргәннәре турында сөйләде, аларга укуларында уңышлар һәм тыныч күк йөзе теләде.