Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча, учреждениенең террорчылыктан саклану буенча җаваплы Шилова О.А. «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе кысаларында социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр өчен дәресләр үткәрде. Тыңлаучылар гадәттән тыш хәлләр туганда саклану ысуллары, террорчылык актлары вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шулай ук аларны булдырмау чаралары белән таныштылар. Дәрес ахырында барлык катнашучыларга Гражданнар оборонасы һәм террорга каршы брошюралар тапшырылды.