Ягы кәеф бәйрәме

2020 елның 3 марты, сишәмбе

"Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен гаиләне саклап калу" социаль тармакның өстенлекле максатларыннан берсе булып тора.

Әлеге максатны үтәү кысаларында Зәй муниципаль районы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге Минзәлә муниципаль районы "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют белән берлектә балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен җайга салуга һәм ныгытуга юнәлдерелгән уртак эш алып баралар.

2020 елның 28 февралендә приют базасында "Ягы кәеф бәйрәме"    социаль-анимация чарасы узды. Чараның төп максаты-балалар һәм ата-аналарны берләштерү.

 Бәйрәмне үткәрүдә “Корифеи праздника” иҗат төркеме җитәкчесе Хисматуллина Алесия (Зәй шәһәре) бик зур ярдәм күрсәтте.

Балалар һәм ата-аналар барлык уеннарда һәм конкурсларда да актив катнаштылар. Бергәләп зур открытка ясадылар. Дискотека  Көмеш шоу  тамашасы  белән тәмамланды. Һәр тәрбияләнүче хәйриячедән истәлекле бүләк алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International