Получатель социальных услуг ГАУСО КЦСОН «Шафкать» МТЗ и СЗ РТ в Сармановском МР отметил свой юбилей

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

85 яшьлек юбилейны билгеләп үтә алуы   белән  һәркем дә мактана алмый. Мондый яшькә җитү үзе бер батырлык. Бигрәк тә сәламәт булып үз аякларыңда йөреп торсаң.

   27 февраль  көнне Сарман районының Чукмарлы авыл җирлегендә яшәүче социаль  хезмәтләр җыелмаларыннан файдаланучы Мәрьям апа Исмагилова  нәкъ   менә шундый юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга туганнары, якыннары килгән иде. Үзенең бай  тормыш тәҗрибәсе күпләргә  үрнәк булуы һәм аны яшьләр белән һәрвакыт уртаклашырга әзер булуы өчен эчкерсез рәхмәтләрен белдерделәр. Исәнлектә тагын матур юбилейларын каршы алуын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International