Безнең тәрбияләнүчеләр 1 март көнне Масленица бәйрәмендә катнаштылар. Масленица-рус халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Аның килүе-яз, кояшлы көннәр, җылылык һәм шатлык килүе.
Бәйрәм бик кызыклы һәм үзенчәлекле булды. Рус халык көйләре, җырлар, такмаклар яңгырады. Масленица бәйрәменең кульминациясе булып салам карачкы яндыру тора. Безнең балалар «Чаналарда Эстафета», «Көнгерә», «Меткий стрелок» һ.б. конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар, коймак белән чәй эчтеләр. Чара күңелле узды һәм барысы өчен дә күңелле, бәйрәм кәефе калдырды.