«Бу көнне без мөмкин кадәр якынайттык». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Җиңүгә 100 көн» акциясе кысаларында 2020 нче елның 27 нче феврале көнне Ватаныбызга патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан, Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова «Бу көнне без мөмкин кадәр якынайттык» дигән акция үткәрде. Акциядә 12-13 яшьлек 8 волонтер катнашты.

Акция башында социаль педагог волонтерларга 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү, февраль аенда булган Россия хәрби тарихының истәлекле даталары турында сөйләде.  Аннан соң балалар авылның 12 кешесенә Россия хәрби тарихының истәлекле даталары язылган фронт хатлары таратуда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International