Бөек Ватан сугышы ветераннарының, инвалидларының, сугышта катнашучыларның (инвалидларның) тол хатыннарының социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыкларын ачыклау максатыннан, Кәүҗияк һәм Илексаз авыл җирлекләрендә социаль яклау бүлеге җитәкчесе һәм «Шәфкатъ «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры тарафыннан өстәмә рәвештә социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе аңлатылды.
Сарман авылы мәдәният йортында «Сафларга басарга әзер» конкурсы кысаларында, социаль хезмәт алучыларга (тыл ветераннарына) 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.