Норлат картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Кинотренинг.

2020 елның 3 марты, сишәмбе

   Россиядә беренче фильмның премьерасы 1908 елның 15 октябрендә була. Бу-режиссер Владимир Ромашковның Стеньке Рәзинә турындагы халык җыры мотивлары буенча «Понизовая вольница» дигән лентасы иде. Беренче Россия фильмы нибары 7 минут дәвам итте.

   Бүген Норлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кинотренинг элементлары белән чара узды. Чарада Халыкара хатын — кызлар көненә багышланган «Әниләр» нәфис фильмын күрсәтү планлаштырылган иде. Бу фильм балаларның үз әниләренә булган хөрмәте һәм мәхәббәте турында.

  Фильмны бер сулышта карадылар. Актлар залыннан чыккач, хис-кичерешләре белән уртаклаша башладылар. Интернат-йортта яшәүчеләр атна саен өйдән чыкмыйча гына кинога йөрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

Карагыз яхшы фильмнар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International