2020 елның 3 мартында Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин тыл хезмәтчәннәренә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» истәлекле медальләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сафка басарга әзер бул» патриотик конкурсы кысаларында узган район чарасында үтте. Сарман муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәгендә эшләүче «Волонтер» иреклеләр берләшмәсе волонтерлары Бөек Ватан сугышы ветераннарын чара барышында озатып йөрде.