«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Дартс» уены буенча ярыш

2020 елның 6 марты, җомга

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә физик культура дәвалау буенча инструкторлар Зөһрә Закирова, Ләйсән Зиянгирова һәм психолог Чулпан Галләмова, 8 нче Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Дартс” уены буенча ярыш үткәрделәр.

        Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, дартс уенын  популярлаштыру һәм социаль хезмәт алучылар өчен бәйрәм кәефе тудыру иде.

         Ярыш башланыр алдыннан оештыручылар барлык катнашучы хатын-кызларны да якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, дартс уены кагыйдәләре белән таныштырдылар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрделәр. Барысына да дротикларны сынап карау мөмкинлеге бирелде һәм катнашучылар мавыктыргыч уенга актив кушылдылар.               

          Баллар санына карап җиңүчеләрне билгеләделәр, аларга призлар бирелде. Чара дустанә атмосферада узды. Чара ахырында ир-атлар барлык хатын-кызларны да бәйрәм белән котладылар һәм аларга багышлап шаян җыр җырладылар.

         Турнирда катнашучылар уеннан канәгать калдылар һәм бер-берсе белән аралашудан ләззәт алдылар.

         Чарада егерме алты кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International