05.03.2020 елда тәрбиячеләр Сагидуллина М.В. һәм Давлетшина Н.И. Халыкара хатын - кызлар көненә багышланган «Әни, кояш һәм яз» дип исемләнгән мини-концерт оештырдылар.
Бәйрәмгә хезмәткәрләр, балалар һәм аларның әти-әниләре җыелдылар. Иң яхшы һәм иң көтелгән хатын-кызлар бәйрәме-8 Март. Бу көнне бөтен җирдә хатын-кызлар иң кадерле һәм якын кешеләреннән елмаюлар һәм чәчәкләр алалар. Безнең балалар да үз әниләренә котлаулар һәм бүләкләр әзерләделәр. Алар шундый әниләрен җырлар, шигырьләр һәм бүләкләр белән сөендерергә теләделәр.
Бу көнне берәү дә игътибарсыз калмады! Катнашучыларның һәркайсына аерым роль бирелде! Малайлар һәм кызлар җырлар һәм такмаклар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр; әниләр һәм приют хезмәткәрләре төрле күңелле конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар, үзләренең осталыкларын һәм талантларын күрсәттеләр.
Бик күңелле һәм гаиләдәге сыман җылы да булды. Бәйрәм ахырында балаларга татлы бүләкләр тапшырылды, ә балалар, үз чиратында, приют хезмәткәрләренә үз куллары белән ясалган открыткалар бүләк иттеләр.