2020 нче елның 3 нче мартында Теләнче -Тамак урта мәктәбе базасында “Оста куллар” клубын тормышка ашыру кысаларында дәрес узды. Клуб эшен Тукай муниципаль районы «Шәфкать” үзәге социаль педагогы Шакирова Римма Фанит кызы алып бара.
Түгәрәк социаль хезмәт алучыларның кул чукларының вак моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән. Әлеге клубның максатлары: мөстәкыйль иҗади эшчәнлекне: сурәтләү, уен, театр эшчәнлеген тормышка ашыру өчен шартлар тудыру.
Чарада 10 социаль хезмәт алучы катнашты.
Дәрес барышында клуб эше турында аңлату үткәрелде. Халыкара хатын-кызлар көненә әзерлек максатыннан, балалар үзләре әниләре өчен бүләкләр – фотосурәт өчен рамкалар ясадылар. Балалар үз куллары белән ясалган эшләнмәләрдән канәгать калдылар.