4 март көнне приютта язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Бәллур каләм" иясе, республика журналистларынын Х.Ямашев исемендәге буләге лауреаты, күп еллар дәвамында "Саба таңнары" газетасынын баш мохәррире вазыйфасын башкарган, якташыбыз Тәлгать Самат улы Нәжмиевка багышланган "Сабаларда эчәр суым булгач" исем астында искә алу кичәсе узды. Кичә барышында Тәлгат Самат улы Нәжмиевның тормыш юлы, ижаты, кыска хикәяләре, мәзәкләре, бастырылган китаплары белән танышып уздык. Әлеге кичә балаларга да бик ошады, якташыбыз ижатын алар да үз иттеләр.