Нурлат картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында 8 Март

2020 елның 6 марты, җомга

     Халыкара хатын – кызлар көне-ул хатын-кызларның яше нинди булуга карамастан, барлык гүзәл затларны көтә торган бәйрәм. 6 март көнне «Нурлат картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә 8 Март бәйрәменә багышланган бәйрәм концерты булды.

   Ныклы сәламәтлек, язгы кәеф теләп интернат-йорт директоры Е.К. Савинов чыгыш ясады. Гүзәл затлар алдында Нурлат шәһәренең «Халыклар дуслыгы йорты» артистлары үзләренең иҗади программалары белән чыгыш ясады.  Алар тамашачылар игътибарына барлык яраткан рус, татар һәм чуаш җырлары, шулай ук күңелле халык һәм дәртле биюләр тәкъдим иттеләр. Барысы да бик шат иде, чыгыш ясаганнары өчен барысына да рәхмәт әйттеләр. Программа кызыклы һәм бай эчтәлекле булды. Барлык катнашучыларга интернат-йорт хезмәткәрләре әзерләгән зур булмаган бүләкләр тапшырылды.

   Бәйрәм котлауларына волонтерлар да кушылды. «Яшь гвардия» һәм «Форпост» үзәге активистлары яшәүче хатын-кызларны котладылар һәм кечкенә бүләкләр тапшырдылар.

   Ике буын вәкилләренең аралашуы җылы дустанә шартларда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International