2020 нче елның 5 нче мартында Сарман урта мәктәбе базасында “Уңышның 7 күнекмәсе, soft skils” темасына семинар үтте. Алабуга шәһәренең Сарман районы буенча волонтерлар хәрәкәте кураторы Ольга Грахова универсаль күнекмә, soft skills турында сөйләде. Булачак иреклеләр хәрәкәте әгъзалары үзләрен актив күрсәттеләр, һәм, әлбәттә, яшьләр хәрәкәтенең аерылгысыз өлеше булырга теләк белдерделәр.