Беренче язгы бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Яңа Чишмә интернат-йортында бәйрәм чаралары узды. Интернатта яшәүче тыл хезмәтчәннәренә «Бөек Җиңүгә 75 ел!» медальләре тапшырылды. Бу вакыйгаларда катнашкан һәр кешенең батырлыгы нәтиҗәсендә дөнья фашизмнан азат ителде, безнең ил ирекле, ә халык бердәм булып калды. Ветераннарны котларга Яңа Чишмә авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Т. Н.Маланчева һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Н.Н. Гурьева килделәр. Петропавловка авыл һәм район мәдәният йорты коллективлары эчтәлекле һәм кызыклы концерт программасы әзерләделәр. Номерлары хатын-кызларга, яраткан әниләргә, әбиләргә, апаларга багышланган иде. Матур җырлар, күңелле хатирәләр, кичерешләр шатландырды. Барлык кунаклар да уңай хис-тойгылар белән таралыштылар. Залдан тамашачылар бик күп якты тәэсирләр, үзләре белән уңай һәм яхшы кәеф алып киттеләр.