Тәрбиячеләре Евдокимова Н. һәм Хәсәншина Э. тәрбияләнүчеләр белән бергә урамда хатын-кызларга котлау открыткалары тапшырдылар. Бу гүзәл затлар өчен күңелле көтелмәгән хәл булды. Моңа җавап итеп, балалар шатлыктан канәгатьләнү һәм рәхмәт сүзләре алдылар. Соңыннан “Ветеран белән сигезенче көн” проекты кысаларында приют укучылары сугыш ветераны Минхәят Батталовка бүләк тапшырдылар һәм шигырьләр укыдылар. Укучылар Минхәят Фәтхетдингә сораулар бирделәр, сорауларга ул рәхәтләнеп җавап бирде. Ветеран сугышның авыр еллары, колхозда 8 яшьтән хезмәт көне эшләве турында сөйләде. Балалар үз чиратларында гүзәл хатынга сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләделәр. Шулай ук волонтерлар хәрәкәте кысаларында яшьләр ветеранга кирәк вакытта ярдәм итәргә тәкъдим иттеләр. Минхәят Фәтхетдин кызы әлеге визиттан һәм тәкъдим ителгән ярдәмнән уңай тәэсирләнде.