2020 елның 5 мартында Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре мәдәният идарәсе белгечләре белән берлектә социаль хезмәтләр кабул итүчеләр өчен күңелле уеннар, конкурслар һәм концерт номерларын үз эченә алган интерактив арт-терапия үткәрделәр .
Әниләргә, әбиләргә карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерүгә юнәлдерелгән әлеге чара Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды. Моннан тыш, гаилә белән бергә ял итү уртак иҗади эшчәнлек аша гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга, балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә дә ярдәм итә.
Балалар һәм әниләр “Көйне тап” бәйгесендә катнаштылар, кроссвордлар чиштеләр. Нәтиҗә ясаганнан соң, катнашучылар дипломнар, медальләр һәм Зәй туган якны өйрәнү музеена бушлай бару өчен чакыру билетлары алдылар.
Чара 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән әниләрне котлау белән тәмамланды. Кунаклар уңай эмоцияләр һәм яңа белемнәр алдылар.