Яшел Үзән муниципаль районында «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль педагогы «Осталар шәһәре» клубы кысаларында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган дәрес үткәрде.
Әниләр бәйрәменә балалар бүләк әзерләделәр - лалә чәчәге, чөнки лалә чәчәге мәхәббәт һәм соклану символы булып санала. Дәрес барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында белделәр, ә үз куллары белән ясалган букет әниләргә күңелле бүләк булачак.