ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

2020 нче елның 17 нче мартында Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль педагог Газыйева Гүзәл һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча белгече Әгъзямова Энҗе «Үлем белән кайда сәүдә итәләр» Бөтенроссия акциясе кысаларында, 1 нче участокта социаль хезмәт алучылар өчен «Наркотикларның зыяны» дигән чара уткәрделәр.

2020 елның 17 мартында Питрәч муниципаль районының Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре “Яшүсмер” клубы кысаларында төрле категорияләрдәге гаиләләрдәге балигъ булмаганнар белән дөрес аралашу күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән төркемле тренинг үткәрделәр. Дәрес барышында яшүсмерләр конфликтсыз аралашу күнекмәләрен һәм яшьтәшләре белән хезмәттәшлек итә белү күнекмәләрен алдылар.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның яраткан урыны- мунча!

Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» үзәге хезмәткәрләре «Янгын  хәбәрчесе урнаштыр - үзеңне һәм якыннарыңны сакла»  акциясендә катнаштылар.

50 хезмәткәр үз хисабына 72  данә янгын хәбәрләрен сатып алып, үз хуҗалыкларында урнаштырдылар.

Вируслы авырулар турында белем дәрәҗәсен күтәрү һәм йогышларны профилактикалау максатларында Менделеевскиның «Өмет яры» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен сәламәтлек сәгате уздырылды.

 Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хажарова “Өлкән буын” федераль проекты кысаларындагы «Демография» милли проектына нигезләнеп «Дөрес туклану турында әңгәмә» дигән темага мастер-класс үткәрде. 

Яше һәм (яки) сәламәтлеге торышы аркасында төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль тәэмин итә алмый торган гражданнарны ачыклауны оештыру, янгын-профилактика эшләрен үткәрү максатыннан ел саен Тукай муниципаль районы территориясендә 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып йөреп чыгулар оештырыла. Эшче төркем составына газ хезмәте һәм авыл җирлекләре вәкилләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, социаль эш буенча белгечләр, «Шәфкать» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре кертелгән.

«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр. Шулай итеп, истәлекле дата алдыннан педагог Газизова Эльвира «Сугыш батырлары балалар күзләре белән...» дигән тарихи сәгатен үткәрде.

 


17
март, 2020 ел
сишәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә җиңүнең 75 еллыгына багышланган сәнгать бәйгесендә катнаштылар. Волонтерлар Җиңү символлары төшерелгән плакат әзерләделәр. Әлеге чараның төп максаты – безнең ил геройларын истә тоту һәм алар белән горурлану, аларга карата ихтирамлы караш тәрбияләү.

   Егерменче елның  унҗиденче мартында Кукмара муниципаль районның халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Шайдуллина Ленара Вильсор кызы Кукмара муниципаль районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Мустафина Гөлназ Самат кызы белән берлектә «Мин һөнәрләр дөньясында» яшь гаиләләр һәм яшьләр белән эшләү буенча  программа кысаларында максатчан төркем белән очрашу үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International