Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хажарова “Өлкән буын” федераль проекты кысаларындагы «Демография» милли проектына нигезләнеп «Дөрес туклану турында әңгәмә» дигән темага мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешенең мөһим өлеше буларак, дөрес туклану турында күзаллауны формалаштыру.
Белгеч өлкән яшьтә дөрес тукланмауның сәбәпләре, үзгәртергә кыен булган зарарлы гадәтләр турында сөйләде. Дөрес туклану, «яшь» авыруларын актив рәвештә профилактикалауга, ярдәм итәргә мөмкин. Дөрес тукланган очракта, бер үк шартларда кеше организымың энергия һәм тормыш өчен мөһим матдәләргә булган ихтыяҗы тулысынча канәгатьләндерелә. Белгеч туклану режимының нинди булырга тиешлеген, нәрсәне ашарга яраганлыгын, нәрсәне ярамаганлыгын искә төшерде.
Мастер-класс үткәргәннән соң, катнашучылар әлеге материалның мәгънәле һәм файдалы булуын әйтеп уздылар.
Чарада алты кеше катнашты.