Вируслы авырулар турында белем дәрәҗәсен күтәрү һәм йогышларны профилактикалау максатларында Менделеевскиның «Өмет яры» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен сәламәтлек сәгате уздырылды.
Квартал саен социаль хезмәткәрләр үз карамагындагылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрәләр һәм аларга тематик буклетлар тараталар, чөнки нәкъ менә өлкән яшьтәге кешеләр инфекцияне аеруча авыр кичерә. Шушы көннәрдә Менделеевск районының социаль хезмәткәрләре Роспотребнадзор тарафыннан әзерләнгән грипп, ОРВИ һәм коронавирусны профилактикалауның төп ысуллары, симптомнар, дәвалау һәм авырудан соң торгызу ысуллары турында мәгълүмати белешмәлекләр тараттылар.
Мәгълүмати чараларда өйдә социаль хезмәт алучы 114 өлкән яшьтәге кеше һәм инвалид катнашты.