70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карау дәвам итә

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Яше һәм (яки) сәламәтлеге торышы аркасында төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль тәэмин итә алмый торган гражданнарны ачыклауны оештыру, янгын-профилактика эшләрен үткәрү максатыннан ел саен Тукай муниципаль районы территориясендә 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып йөреп чыгулар оештырыла. Эшче төркем составына газ хезмәте һәм авыл җирлекләре вәкилләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, социаль эш буенча белгечләр, «Шәфкать» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре кертелгән.

Социаль хезмәткәрләр белән танышу акты тутырыла, газ һәм электр җиһазларының, электр чыбыкларының торышы тикшерелә, моннан тыш, һәр граждан белән янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү һәм алдаулардан саклану буенча инструктаж үткәрелә, белешмәлекләр таратыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International