« Кешенең сәләте һәм аларның һөнәр сайлауда роле "

2020 елның 17 марты, сишәмбе

     Егерменче елның  унҗиденче мартында Кукмара муниципаль районның халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Шайдуллина Ленара Вильсор кызы Кукмара муниципаль районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Мустафина Гөлназ Самат кызы белән берлектә «Мин һөнәрләр дөньясында» яшь гаиләләр һәм яшьләр белән эшләү буенча  программа кысаларында максатчан төркем белән очрашу үткәрелде.

 Аның төп темасы: «Кешенең сәләте һәм аларның һөнәр сайлауда роле». «Сәләт» терминының төрле эшчәнлек төрләрендә үз белемнәрен, осталыкларын, күнекмәләрен нәтиҗәле куллану турында әңгәмә үткәрелде.

Утырышта уздырган чараның максаты: яшь һәм индивидуаль -типологик үзенчәлекләрне исәпкә алып, яшьләрне һәм яшь гаиләләрне һөнәри юнәлеш бирү буенча әзерләү, хезмәткә мотивация, хезмәт сөючәнлек һәм эшкә сәләтлелек дәрәҗәсен күтәрү. Чара ахырында анкеталау үткәрелде, йомгак ясалды, буклетлар өләшенде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International