Мунча теләсә нинди авыруны куа!

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның яраткан урыны- мунча!
2019 елда мунча-кер юу комплексында капиталь ремонт үткәрелде. Газ җиһазлары алыштырылды, диварлар, идәннәр һәм түшәм яңадан тышланды, уңайлы утыргычлар куелды, ятып торучы авыруларны юу өчен җиһазлар сатып алынды. Иганәчеләр акчасына сөлгеләр һәм гигиена чаралары өчен шкафлар сатып алынды.
"Мунчада юынырга, яңадан туарга», - дип юкка гына әйтмиләр. - мунчада җуындыручы кызлар да бик ачык йөзле, мунчада су җыярга, киенергә ярдәм итәләр, мунчадан соң тәмле чәй белән сыйлыйлар", - ди тыл хезмәтчәне Николай Михайлович Коробицин.
Өлкән шәфкать туташы Марина Сайкина сүзләренә караганда, интернат-йортның социаль хезмәт алучылары мунчага атнага бер тапкырдан да сирәгрәк йөрми. Еш кына саунага бару йөрәк һәм кан тамырлары авыруларының үсеш ихтималын, баш мие һәм үпкәләрнең эше белән бәйле проблемаларны сизелерлек киметә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International