«Наркотикларның зыяны»

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

2020 нче елның 17 нче мартында Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль педагог Газыйева Гүзәл һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча белгече Әгъзямова Энҗе «Үлем белән кайда сәүдә итәләр» Бөтенроссия акциясе кысаларында, 1 нче участокта социаль хезмәт алучылар өчен «Наркотикларның зыяны» дигән чара уткәрделәр.

Әлеге чараның максаты: психоактив матдәләрнең зыяны турында аңлату һәм аның нәтиҗәләре.

Бурыч:

– Балаларның аңында сәламәтлек-иң мөһим социаль кыйммәт, ул бөтен гомер буена формалаша дигән аңлау тудырырга.

- Наркотикларның кеше сәламәтлегенә зыяны турында белемнәре белән коралландырырга.

- Сәламәт яшәү рәвешен генә кабул итүгә тотрыклы мөнәсәбәт формалаштыру.

Чара барышында яшүсмерләргә тирә-юньдәгеләрнең наркотик матдәләр кулланудан баш тарту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән киңәшләр бирелде. Балалар бик теләп катнаштылар, бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмат белделәр. «Тәмәке катнашмаларының зыяны турында», «Без наркотикларга каршы», «Наркотикларга каршы клип», «Спайс» кебек социаль видеороликлар, слайдлар караганнан соң, яшүсмерләр үз фикерләрен әйттеләр, фикер алыштылар, исбатладылар һәм алар турында фикер алыштылар. Чара барышында 24 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International