ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

Даруханәләр короновирус эпидемиясе сәбәпле, медицина битлекләренә кытлык кичерә. Битлекне сатып алып булмый икән, аны мөстәкыйль рәвештә эшләргә була.

Нурлат районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә белгече Рәхимә Бобакулова «Язгы палитра» дип аталган мастер-класс үткәрде. Ул үзенең мастер-классын скрапбукинг барлыкка килү тарихы һәм бу техникада башкарылган эшләрне күрсәтү белән башлап җибәрде.

        Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары белән ел саен 24 мартта билгеләп үтелә. Нәкъ менә 24 мартта 1882 елда алман микробиологы Роберт Кох туберкулезны ачуны башкара.

Коронавирус китереп чыгарган инфекцияләргә каршы профилактика һәм көрәш максатыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында атна саен генераль җыештыру үткәрелә.

Яңа Чишмә интернат-йортында белгечләр социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән бергә марлядан битлекләр тектеләр.

Хезмәт тәрбиясе - балаларда хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләүгә, хезмәт эшчәнлеге турында белемнәргә, хезмәт күнекмәләрен формалаштыруга, баланы тормышка әзерләүгә юнәлтелгән педагогик процесс ул.

Ләкин хезмәт нәрсә ул - баланың куллары эшли торган эш түгел. Хезмәт ул кечкенә кешене үстерә, аны хуплый, аңа ярдәм итә.

2020нче елның мартында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  Кенә мәктәбе укучыларына Бөек Ватан сугышы ветераны Тәскирә Галимуллина белән очрашу оештырды.

«Яр Чаллы шәһәре»  округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко”  Реабилитация үзәге”ндә 25нче март көнне тәрбияче Хәлиуллина Л.Р. «Язгы открытка» дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрес ата-аналарның балалар белән бергә эшләвенә юнәлдерелгән иде. Анда 5 бала һәм 5 олы кеше катнашты. Балалар әти-әниләре белән бергә аппликация ясадылар, алдан әзерләнгән төсле кәгазьдән һәм мамык дисклардан детальләр ябыштырдылар. Әти-әниләр дә, балалар да актив булдылар, мавыктыргыч дәрестә катнашудан канәгать калдылар.

Балачак унъеллыгы чаралары кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиячеләр балалар өчен спорт эстафетасы үткәрделәр.

2020 елның  24 мартында  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Мини бакча тәрәзә төбендә” дигән практик чара үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International