Медицина битлеген ясау буенча мастер - класс

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Даруханәләр короновирус эпидемиясе сәбәпле, медицина битлекләренә кытлык кичерә. Битлекне сатып алып булмый икән, аны мөстәкыйль рәвештә эшләргә була. Баулы шәһәренең «Березка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Юлия Исхакова медицина битлеген ясау буенча мастер - класс үткәрде. Чараның максаты: социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны төрле битлек төрләре белән таныштыру: мамык һәм мамыктан башка, бинт һәм марля белән ясау. Мастер-класс: медицина битлекләрен үз кулларың белән ничек ясарга. Социаль хезмәт алучыларның бурычы пөхтә итеп размер буенча битлекне тегәргә. Техника һәм материаллар: марля, мамык, кайчы, сантиметр, энә һәм җеп. Күләме буенча ике баштан кисәргә, 4 яктан бәйләвеч тегергә.

Социаль хезмәт алучылар барысы да үз эшләренең нәтиҗәсеннән канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International