Агымдагы айда «Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге”нең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече А.А. Кәримова тернәкләндерү һәм карау мәктәбе буенча укулар оештырды.
Зәй муниципаль районы оешма-предприятиеләре җитәкчеләре өчен 23 март көнне Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Хуҗина Эльмира Габделхак кызы катнашында социаль контракт системасы аша ярлылыкка каршы көрәшү турында мәгълүмати очрашу узды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында " изометрик гимнастика»
Югары Ослан интернат-йортында «Иҗат шатлыгы» түгәрәгенең дәресе ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде
Нурлат районы социаль хезмәткәрләре, өлкән яшьтәге кешеләрнен сәламәтлеген исәпкә алып, өйдә дәвалау физкультурасы белән индивидуаль дәресләр үткәрә
Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шахмат-шашка турниры узды.
"Балачак унъеллыгы" кысаларында "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында" дигән дәресләр узды. Тәрбияләнүчеләр Татарстан халкының Бөек җиңү эшендә катнашуы турында күп яңалык белделәр.
Дәресләр яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Татарстанда яшәүче һәр кеше үзен зур илнең бер өлеше итеп тоярга тиеш. Безнең уртак Бөек үткәнебез һәм якты киләчәккә кыю карашыбыз бар. Дәресләр гражданлык барлыкка килүгә һәм балаларга тарихи белем бирүгә ярдәм итте.
Дәрес ахырында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбияче тематик стенд әзерләделәр.
Мамадыш муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 10.01.20 г. № 5-р күрсәтмәсе нигезендә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (алга таба – ТР ГТХМ) тарафыннан автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыруга акча бүлеп бирү турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 10.01.20 г. № 5 – р күрсәтмәсе нигезендә (алга таба-Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы) җан башына керемнәре Татарстан Республикасында һәм мөмкинлекләре чикләнгән
Бөек Ватан сугышында курсәткән батырлыкларны бернинди бәя белән дэ чагыштырып булмый, чөнки аларның даны мәнгелек. Бөек Җиңүдә батырлыкларын күрсәткән ватандашларыбыз өчен чын кунелдән горурлык хисләре кичерэбез. Кызганычка каршы, илебез өчен көрәшкән, сугыш ветераннарының саны гына елдан-ел кими бара. Шуңа күрә хәтердә аларның истәлекләрен саклап калу, аларның авыр язмышлары белән танышу, чын күңелдән рәхмәт сүзләрен әйтеп, ветераннарга рәхмәт белдерү бу- яшь буынның төп бурычы.
19 мартта Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре һәм волонтерлар язгы айларда һәрдаим үткәрелә торган “Тыл ветеранына ярдәм ит” дигән акция кысаларында тыл ветераны Валеева Хәлимә Тимербай кызына өй тирәсен чистартуда булыштылар. Ул балаларга иң куркыныч сугыш елларында тылда Җиңүне якынайткан, хәл-әхвәлләрен белешеп, күңел җылысын бүләк иткән кешеләрне онытмаулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Волонтерлар ветеранга батырларча хезмәтләре һәм бүгенге буынга тыныч күк астында яшәү хокукы өчен рәхмәт белдерделәр, нык сәламәтлек, озын гомер, рухи күтәренкелек теләделәр.
Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында короновирусны профилактикалау.