«Яр Чаллы шәһәре» округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге”ндә 25нче март көнне тәрбияче Хәлиуллина Л.Р. «Язгы открытка» дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрес ата-аналарның балалар белән бергә эшләвенә юнәлдерелгән иде. Анда 5 бала һәм 5 олы кеше катнашты. Балалар әти-әниләре белән бергә аппликация ясадылар, алдан әзерләнгән төсле кәгазьдән һәм мамык дисклардан детальләр ябыштырдылар. Әти-әниләр дә, балалар да актив булдылар, мавыктыргыч дәрестә катнашудан канәгать калдылар.