Бөек Ватан сугышы ветераны Тәскирә Галимуллина белән очрашу

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

2020нче елның мартында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  Кенә мәктәбе укучыларына Бөек Ватан сугышы ветераны Тәскирә Галимуллина белән очрашу оештырды.

95 яшьлек Тәскирә Гомәр кызы күпкырлы шәхес, яхшы хәтере булган, үз фикерләрен ачык һәм аңлаешлы итеп әйтә белә торган кеше. Аның бай биографиясе яшьлек, яшьтәшләре белән генә түгел, гомумән ил, илдә булган вакыйгалар белән дә тыгыз бәйләнгән.

Күп балалы гаиләдән булган кыз «халык дошманы кызы» исемен йөртә, ләкин бер генә минутка да әтисенең намусына шикләнми. Кызганычка каршы, гаилә башлыгын бүтән туганнары күрми. Соңрак Гомәр Зыятдинов аклана.

«Мин балаларны бик яратам һәм, бәлки, үз вакытында Арча көллиятенә укырга керсәм, начар укытучы булмас идем. Тик авыр вакытлар булды, әтинең халык дошманы күләгәсе миңа анда укырга керергә мөмкинлек калдырмады, авылга кайтырга туры килде. 1938 елда Карадуган «Кызыл мехчы» артеленең тегү цехына эшкә урнаштым,- дип искә ала Тәскирә апа.

1943 елда Кенә авылыннан бер үк вакытта дүрт кыз фронтка алына, шуларның берсе 19 яшьлек Тәскирә була. Белем алганнан соң, ул 1 нче Белоруссия фронтының кече калибрындагы зенит артиллериясенең махсус полкында элемтәче булып хезмәт итә.

 Туган авылына әйләнеп кайткач, Тәскирә апа гаилә кора, тормыш иптәше белән уллар тәрбияләп үстерәләр. Күп еллар Түбән Кенә авылы почта элемтәсе бүлеге начальнигы булып эшли, лаеклы ялга чыга.

Олы яшьтә булуына карамастан, Тәскирә Гомәр кызы бүгенге көнгә кадәр ил тормышы белән кызыксына. "Тормышта иң мөһиме-матди байлык түгел, ә – дөнья!- ди балаларга Тәскирә апай. - Баш өстендә тыныч күк булса, димәк, калганы да булачак! Әлбәттә, сезнең тырышлыгыгыз белән генә! Без дөньяны фашистлардан арындыру өчен берни дә кызганмадык, илне – Сезгә, яшьләргә, аны сакларга һәм үстерергә тырыштык»-ди.

Очрашу бер сулышта узды һәм бик җылы хатирәләр калдырды. Икенче бөтендөнья сугышында катнашкан Тәскирә апай белән аралашу балалар хәтерендә батырлык, туган җиргә чын мәхәббәт уяту дәресе булып калыр дип ышанабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International