Спорт эстафетасы

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Балачак унъеллыгы чаралары кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиячеләр балалар өчен спорт эстафетасы үткәрделәр. Физик тәрбия-ул сәламәтлек һәм шатлык китерә торган нәрсә. Спорт дәресләре кыюлыкны, тәвәккәллекне үстерә, коллективлык, дисциплина хисен, ә иң мөһиме - максатка ирешүгә омтылыш тәрбияли. Спорт эстафетасы программасы шактый бай эчтәлекле булды. Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр җәлеп итте ки, алар тирә-юньдә барган вакыйгаларны сизмәде. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International