«Язгы палитра» Нурлат районы «Гармония» үзәгендә

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Нурлат районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә белгече Рәхимә Бобакулова «Язгы палитра» дип аталган мастер-класс үткәрде. Ул үзенең мастер-классын скрапбукинг барлыкка килү тарихы һәм бу техникада башкарылган эшләрне күрсәтү белән башлап җибәрде.

Скрапбукинг-төрле сәнгать һәм декоратив материаллар кулланып башкарылган эшләрне эшләү, төзү һәм рәсмиләштерү. Заманча осталар бу техникада кабатланмас эшләр: альбомнар, китаплар, шкатулкалар, котлау открыткалары, һәм әлбәттә, фото өчен рамкалар ясыйлар.

Клуб әгъзалары кул астындагы материаллар кулланып, язгы чәчәкләр палитрасында рамкалар ясадылар. Бу техника барысына да ошады, чөнки биредә төрле техникалар кулланыла. Барлык катнашычыларда биремне үтәделәр һәм матур кысалар барлыкка китерделәр. Әлеге мастер-класс безнең карамактагыларгда зур канәгатьлек тудырды. Барсынада фантазиягә ирек бирергә һәм үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International