Янгын чыгу сәбәпләре күп. Моңа – ут белән саксыз эш итү дә, электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәмәү дә, төртү дә керә. Янгын-ул куркыныч бәла. Ул матди кыйммәтләрне генә җимереп калмый, ә кайвакыт иң кадерле кешеңнең тормышын да алып китәргә мөмкин. Кызганычка каршы, балалар гына түгел, өлкәннәр дә янгын вакытында исән калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белми.
Торак секторда янгын куркынычы булган хәлләрне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторлары белән берлектә инвалид балалар һәм күп балалы гаиләләрдә автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру буенча ведомствоара рейдлар уздыралар.
Рейд барышында ГТХМ инспекторлары гаилә әгъзалары белән автоном янгын хәбәрчесе кую кирәклеге, аның эше принцибы турында аңлату эшләре алып баралар, ә аннан соң һәр торак бинада хәбәр бирүчене куялар. Җайланма яну стадиясендә чыккан төтенгә реакция ясый, ул вакытта утны кул астындагы чаралар белән сүндерергә яки өйдәгеләрне куркыныч зонадан чыгарырга мөмкин.
Үзәк белгечләре ата – аналарга һәм балаларга электр һәм газ җиһазларыннан куркынычсыз файдалану турында тагын бер кат искә төшерәләр. Моннан тыш, COVID-19 коронавирусын профилактикалау буенча аңлату эшләре алып барыла.
Комиссия барлык гражданнарга ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары язылган белешмәлекләр тапшырды.